Интерактив карта: Түбән Камада качу урыннары 📲 Картада БПЛА яки ракета һөҗүме куркынычы булганда качып тору өчен урыннар күрсәтелгән. Үзегезгә саклагыз, якыннарыгызга һәм дусларга җибәрегез. ❗️Интерактив карта: clck.ru/3Qk6NB
Информационный канал
Интерактив карта: Түбән Камада качу урыннары 📲 Картада БПЛА яки ракета һөҗүме куркынычы булганда качып тору өчен урыннар күрсәтелгән. Үзегезгә саклагыз, якыннарыгызга һәм дусларга җибәрегез. ❗️Интерактив карта: clck.ru/3Qk6NB
ИГЪТИБАР: өстәмә югары белем Түбән Кама химия-технология институты КТ предприятиеләре хезмәткәрләрен өстәмә белгечлек буенча белем алырга чакыра. 1. “Техносфера куркынычсызлыгы”: заманча технологияләр, җитештерү мәйданнарының куркынычсыз эшен тәэмин итүче белгечләр. Уку вакыты: 7 ай Бәясе: 37 000 сум 2. Персонал белән идарә итү: практик тәҗрибәне киңәйтү, квалификация күтәрү, кадрлар белән идарә итү өлкәсендә яңа белем алу. Программа җитәкче булырга яки шул вазыйфаны расларга теләүчеләр, персонал белән идарә өлкәсендә эшли башларга ниятләүчеләр өчен туры килә. Уку вакыты: 6 ай Бәясе: 25 000 сум 📌 Өстәмә белем алу программалары буенча укырга керү шарты: урта һөнәри яисә югары белем. 📚 Уку формасы: көндез-читтән торып 📆 Күрсәтелгән прграммалар буенча якынча график: Октябрь – май: атнага 2-3 тапкыр, 18.10-21.20 сәг. Йомгаклау аттестациясе дисциплинара имтихан формасында уздырыла. 📜 Уку тәмамланганнан соң өстәмә һөнәр алу турында диплом бирелә. 📝 Уку программасына язылу: УМР буенча белгеч Алсу Азат кызы Кәримова: +8-950-324-19-69 Е-mail: ouo@nchti.ru
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 428 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 128 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
БЕЗНЕКЕЛӘР: Рамил Мөхәммәдиев 🎉 Әлмәттә “Уңыш энергиясе” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән 100дән артык кеше катнашты. Алар – белеме, һөнәри осталыгы, инициатива-идеяләре һәм көндәлек хезмәтләре белән предприятиеләр үсеше һәм алгарышына өлеш кертүчеләр. 🎉 Бүләкләнүчеләр арасында КАМА TYRES вәкиле дә бар: механика заводының вулканлаштыру производствосына хезмәт күрсәтү цехы слесарь-ремонтчысы Рамил Мөхәммәдиев. Аңа “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале тапшырылды. Рамил Назыйф улы шина комплексында дүрт дистә елдан артык хезмәт куя. Аның төп вазыйфасы вулканлаштыру цехындагы пресс-форматорлар, башка җиһаз-җайланмаларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү. Ул гына да түгел, зур эш стажына ия слесарь-ремонтчы производствоны модернизацияләүдә актив катнаша. Мәсәлән, йөк шиналары заводы вулканлаштыру цехының икенче агымындагы җиһазларны модернизацияләүгә зур өлеш керткән. 👏 Коллективында һөнәр иясен хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар. #KAMATYRES #КомпанияГорурлыгы #Бүләкләнү
KAMA TYRES «Comtrans-2026» күргәзмәсендә: төрле юллар өчен яңа продукция һәм цифрлы технологияләр 🚛 22-25 сентябрьдә Казан беренче тапкыр коммерцияле автоиндустрия профессионалларын кабул итте. «КАЗАНЬ ЭКСПО» үзәгендә «Comtrans-2026» коммерцияле автотранспорт күргәзмәсе һәм форумы уза. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, анда катнашучыларны сәламләп, чараның Татарстанда узуы очраклы булмавын билгеләп үтте: «Республика – ил автосәнәгате үзәкләренең берсе. Әлеге тармакка сәнәгать продукциясенең 7,4 проценты туры килә... Республикада йөк машиналарыннан тыш, автобуслар, вәкиллек классы автомобильләре, газ-моторлы авыл хуҗалыгы техникасы, аларга комплектлау әйберләре, йөк автомобиле шиналарының 60 процентка якыны җитештерелә. Бу өлкәдә 40 меңнән артык кеше эшли. Күргәзмәдә Россия, Кытай, Төркия һәм башка илләрнең танылган брендлары тәкъдим ителә. Елның төп тармак вакыйгасында KAMA TYRES үз продукциясе белән катнаша. Безнең стендта шәһәр маршрутлары траспортыннан алып катлаулы карьерларда эшли торган техника өчен йөк шиналарының киң ассортименты урын ала. 🔥 Экспозициянең төп премьерасы Экспозициянең төп яңалыгы – 2026 елда сату базарына чыгарылган KAMA NU 705 ЦМК шинасы. Ул катлаулы шартларда – төзелеш мәйданчыкларында, карьерларда, юлсыз урыннарда эшләү өчен махсус эшләнгән. 🛞 Профессионаллар өчен модельләр рәте Яңа продукциядән тыш, стендта башка шиналар да тәкъдим ителә: ▪ KAMA PRO NF 203 – йөк машиналары һәм автобусларның руль күчәре өчен шина. ▪ KAMA NU 704 – карьердагы катлаулы шартлар өчен көчәйтелгән модель. ▪ KAMA PRO NU 405 – «КАМАЗ-мастер» командасы соравы буенча эшләнгән шина. 2026 елда ул «Золото Кагана» раллие сынавын уңышлы узды. ▪ KAMA NU 301 – илебез башкаласының шәһәр маршрутлары өчен «МОСГОРТРАНС» тамгасы белән эшләнгән шина. Бу – Мәскәүнең иң зур транспорт предприятиесе белән күп еллык һәм уңышлы хезмәттәшлек үрнәге. ▪ Йөк шиналарының башка модельләре. 💡 Киләчәк технологияләре KAMA TYRES, шиналар җитештерү белән беррәттән, аларны эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә дә эшли. Экспозициядә RFID-тамгалы KAMA PRO NT 203 шинасы тәкъдим ителә. Бу технология һәр шинаны тиңләштерергә һәм аны куллану процессындагы күрсәткечләр белән бәйли торган цифрлы исәп алып барырга мөмкинлек бирә. #KAMATYRES #Comtrans2026 #ЙөкШиналары #Инновацияләр